Татарстан 14 нче урында

Татарстан узган ел йомгаклары буенча зарарлы гадәтләргә азрак бирешүче 20 төбәк арасында 14 нче урында (2018 елда 11 нче иде). «РИА Новости» төзегән рейтингта беренче урыннарда – Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм Кабарты-Балкар һәм Тамбов өлкәсе. 

Төньяк Кавказда начарлыкка бирешмәү халыкның тормыш рәвешенә, менталитеты, кырыс традицияләренә бәйле булу аңлашыла. Әмма зур шәһәрләрдә дә хәлләр берникадәр яхшырган.  Әйтик, Мәскәү 2018 елда 57 нче урында торса, 2019 елда – 49 нчы урынга, ә Санкт-Петербург 63 нче урынга (2018 елда – 70 нче) чыккан. Илебез башкаласында яшәүчеләр тарту белән мавыга, Питер халкына наркотиклар проблемасы белән еш очрашырга туры килә икән. Ә исемлектә иң артта — Магадан, Сахалин өлкәләре, Хакасия, Бурятия. Рейтингны төзүдә тәмәке һәм хәмер куллану, исерек килеш, наркотиклар кулланган хәлдә кылынган җинаятьләр саны, хәмердән агулану аркасында үлем-китем күрсәткечләре исәпкә алынган.


Фикер өстәү