Путин халыкның азык-төлеккә акчасы җитмәүгә юл куймаска кушты

СССРда яшәүчеләр кытлык аркасында азык-төлек җитмәүне үз башыннан кичерде, хәзер исә кайбер ризык бәяләренең нык кына “тешләве” аркасында халык ризыкка кысынкылык тоярга мөмкин. Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт белән үткәргән киңәшмәдә шулай дип белдерде.

“Советлар Союзы чорындагы кебек килеп чыкмасын тагы. Ул чагында ничек сөйләүләрен хәтерлисезме? Болай сөйлиләр иде: “Советлар Союзында барысы да бар, әмма бөтен кешегә җитми генә”. Бу чорда җитмәү кытлыкка бәйле иде, ә хәзер билгеле бер продуктларны базар бәясеннән сатып алу өчен акча җитмәү аркасында халык ашау-эчүгә кысынкылык кичерергә мөмкин”, – диде Путин, Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевның илдә азык-төлеккә кытлык юк, дигәненә җавап итеп.
Президент әлеге мәсьәләнең аерым бер игътибар таләп итүен билгеләп үтте. Патрушев әйтүенчә, азык-төлек базарындагы хәлләр – тотрыклы, ризыкларга кытлык юк.

Моңа кадәр Ваклап сату компанияләре ассоциациясе, Россиянең сәүдә челтәрләре Яңа елга кадәр азык-төлек һәм товар бәяләре үсүне тоткарлауны дәвам итүне планлаштыра, дип хәбәр иткән. Ассоциациядә билгеләп үтелгәнчә, сәүдә, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшүгә бәйле зур чыгымнарга дучар булуга карамастан, шушы юлдан тайпылмаячак.


Фикер өстәү