Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне күчерелә

14нче декабрьгә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне COVID-19 инфекциясен йоктыру куркынычы югары булу сәбәпле, эпидемиологик хәлнең катлаулануы белән бәйле рәвештә күчерелә.

Россия Хөкүмәте тәкъдиме нигезендә гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Россия Президенты Идарәсе тарафыннан срокларны күчерү турында Карар кабул ителде.

Казан җирле үзидарә органнарында гражданнарны кабул итү йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу шартларында Россия һәм чит ил гражданнарының, гражданлыгы булмаган затларның, гражданнар берләшмәләренең, шул исәптән юридик затларның, дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына шәхси мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча методик тәкъдимнәрне куллану тәртибе нигезендә атна саен 14.00 сәгатьтән башлап үткәрелә.


Фикер өстәү