Сәламәтлек өчен файдалы шоколад, кекс, вафля һәм перәннек рецепты уйлап тапканнар

Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты галимнәре сәламәтлек, эшкә сәләтлелек һәм күтәренкелекне саклауга ярдәм итә торган тәм-том рецептларын уйлап тапкан.

Сәламәтлеккә зыян салмый торган “дөрес” “тәмлүшкә”ләр арасында – шоколад, кекс, вафля һәм перәннекләр. Галимнәр эшләгән әлеге кондитер әйберләре тәмле генә түгел, файдалы да: алар организмга ирекле радикаллардан (яман шеш китереп чыгара торган матдәләр) котылуга, витаминнар һәм микроэлементларның тиешле балансына ирешүгә ярдәм итә.

Галимнәр әйтүенчә, татлы ризыкларны файдалылары исәбенә күчерү авыр, чөнки алар – югары  калорияле. Әмма белгечләр кондитер әйберләре составына үсемлек һәм терлек аксымнары, биологик актив матдәләр өстәп, аларның азык кыйммәтен арттыруга ирешкән. Шул ук вакытта тәмен дә  саклап калган.

Икътисад университеты галимнәре сүзләренә караганда, алар эшләгән десертларны теләсә кайсы производствода җитештерергә мөмкин.  Моннан тыш үзләре тәкъдим иткән чималны чит илләрдән дә эзләп йөрисе юк – аларның барысы да үзебездә бар.


Фикер өстәү