1 гыйнвардан шәхси йортларда яшәүчеләргә учак ягу тыела

Яңа елдан башлап, Россиядә шәхси йортлар территориясендә учак ягу һәм чүп-чар яндыру тыела. Әлеге тыю Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1479 нчы карарында бәян ителгән.

Әмма тулысынча тыю түгел бу. Карарда билгеләп үтелгәнчә, чүпне, йорттан кимендә 5 метр ераклыкта, янгыннан “курыкмый” торган савытларга тутырып яндырырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта мангалда һәм ризык әзерләү өчен билгеләнгән башка  шундый урыннарда учак яндыру тыелмаячак.

Яңа кагыйдәләрдә торак йортлар яки бакча йортлары тирәсендәге гомуми файдаланудагы территориядә тиз кабынып китүчән калдыклар чүплеген ясау да тыела.


Фикер өстәү