Нәселләре озын гомерле иде бит…

Олы йөрәкле артист, тарихка илтифатлы шәхесләребезнең тагын берсен югалттык. Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның йөрәге тибүдән туктады.

Бу хәбәр якыннарына, туганнарына гына түгел, аны азмы-күпме белгән һәркемгә аяз күктә яшен суккандай тәэсир иткәндер. Безнең нәсел озын гомерле дигән, табигать белән бер ритмда яшәгән, даруларны өнәмәгән һәм чирне үзенә якын җибәрмәгән Айдар абый бит ул! Кызы Айсылу үз сәхифәсендә әтисенең хастаханәгә эләгүе турында хәбәр итсә дә, бу вакытлычы гына күренеш, ул һичшиксез терелеп чыгар иде төсле! Тик…

Бу юлларны язганда аның белән Камал сәхнәсе артындагы диванда гәпләшкән мизгелләр хәтергә килде. Ничектер ул сәхнәләштергән “Мөхәммәдьяр” спектакле турында сораган идем аннан. Дөрес, әңгәмә тиз генә ялганып китмәде. Айдар абый башта классиклар иҗаты буенча имтихан алгандай итте. Аннан соң гына “үз” кеше рәтенә кертеп, сорауларга җавап бирде. Олпат өчлек: галим Фәрит Яхин, режиссер Айдар Хафиз, рәссам Канәфи Нәфыйков һичшиксез бик тәэсирле әсәр иҗат иткән, ләкин ул нибары бер мәртәбә куела… Халыкны тарихи әсәрләр кызыксындырмый, булса кирәк, дигән идем шул чакта. Айдар абый бу фикергә чын күңелдән риза булмады. Халык гомер-гомергә тарихи әсәрне яратып карады, диде ул һәм “Кол Гали”, “Сармат кызы Сәринә”, “Итил суы ака торур” спектакльләрен тезеп китте. Шулар искә төшә дә, уйландыра…

Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфи аны искиткеч партнер дип искә алды:

— Андый артист сирәк була. Ул сәхнәдә партнеры белән элемтәгә керә, нәтиҗәдә шулкадәр тәэсирле күренешләр барлыкка килә иде. Тормышта да, сәхнәдә дә табигый булды, шапырынмады, үзен купайтырга тырышмады. Мин аңа җитди рольләр күбрәк килешә дип йөри идем, баксаң, комедиядә дә шулкадәр табигый икән, аның төрлелегенә шаккатырсың. Аннан соң, бер мизгеллек рольләрдә дә тамашачының бәгыренә үтеп керә иде ул. Кечкенә генә мисал китерәм. “Кырык бернең арбалы хатыннары” спектаклендә ул хәлле крестьянны, советча әйткәндә, кулакны уйнады. Зур роль түгел, сәхнәдә үз сүзен әйтеп чыгып китә, аңа һәрвакыт кул чабалар иде. Юкса бернинди “выкрутас” та юк, табигыйлеге белән алдыра иде. “Хуҗа Насретдин”дә ул Ханны, мин Хуҗа Насретдинны уйладым. Мин – куркуны белмәгән Хуҗа, югыйсә, ә аның күзләренә карасаң, куркып китәсең. Ул партнерына тәэсир итә һәм кирәкле мохитне тудыра белә иде. Авыр, бик авыр… Фикерләремне бер җепкә тезә дә алмыйм. Музыкаль артист, гармунчы, гади, ипле… Ышанып булмый һич тә… Мин аны француз актеры Жан Габен белән чагыштырам. Ул да шулкадәр табигый, уйнамаган сыман. Айдар да шундый, кылана торган артист түгел иде.

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева аны әти урынына калган кеше иде, дип атады. Мөгаен, театр дөньясының да әти кебек җылы, кайгыртучан кешесе булгандыр ул. Инде менә аның да сәгате сукты. Әле яшисе дә, яшисе, юкса…

Артист белән хушлашу Камал театры мәйданында, 14 декабрь, 13.00 сәгатьтә була. Айдар Садри улы туган җирендә – Питрәч районы Күн авылында җирләнәчәк. Искә алуыбыз рухына дога булып барсын, гүрләрен якты, рухын шат кылсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү