Коронавирустан терелүче: «Гомер кадерле икән!»

Моңа кадәр коронавируслы сырхаулар белән күзгә-күз оч­рашып, сөйләшеп утырган юк иде. Йә телефон, йә видео­элемтә аша тоташып, йә язышып кына… Үзләре шулай сорый иде чөнки. Чирдән калган курку тәэсир иткәндер инде, мөгаен. Йомыш чыгып, Республика клиник хастаханәсенә баргач, коронавирустан терелеп, хәзер тернәкләнеп ятучы Рауза ханым белән күрешергә туры килде. Ятучы дигәнне туры мәгънәдә аңлагыз: чирне җиңсә дә, гадәттәгечә җир җимертеп йөрер хәле юк әле аның.

Казаннан Рауза ханым Зәйнуллина бу чирне авыр кичерә. Хроник авырулары да була: берничә еллап үпкә фиброзыннан интегә, шикәр диабеты да бар. Мәгълүм булганча, хроник чирләре булган кешеләрне аеруча тиз аяк­тан ега бу зәхмәт. Авыруны кайдан, ничек яки кемнән эләктергәнемне һич аңламыйм, ди Рауза ханым.
Хастаханәгә ятарга уйлап, анализлар биргәндә, анда коронавирус барлыгы раслана. Аннан компьютер томографиясе ясата – чир үпкәне 60 процентка зарарлаган була. Үзе чирләсә дә, якыннарына йокмый.
– Үз йортыбыз белән торабыз. Иптәшем белән беркая да чыкмыйча, бикләнеп үк диярлек, өйдә утырдык бит без. Кайдан эләккәндер инде, белмибез. Чир билгеләре дә булмады кебек. Температурам юк иде, бары тик хәлсезлек кичердем, 5 ноябрьдә чирли башладым, – дип сөйләде ул, кислород көпшәсенә тоташкан килеш. – Аркама кадәр авырта иде. Монысы үз чиремә дә бәйледер. Шикәр күрсәткече 20гә кадәр менде. Өйдә әле ис һәм тәм тоя идем, хастаханәдә алары да юкка чыкты. Ашап булмады. Хәзер дә әле, терелдем дигәч тә, шулпа ише нәрсәләр генә ашыйм. 20шәр система куеп, антибиотиклар, инсулин кададылар. Табиблар барысын да эшләде! Бик карадылар. Төшенкелеккә бирелмәдем. Ничек тә яшәргә иде, дидем. Табибларга: «Яшәргә ярдәм итегез! Яшисем бик килә бит!» – дип елый идем. Булыштылар. Вирусны җиңәргә теләгем дә көчле иде.
10–14 көн буе ис тоймыйча интегә әле Рауза ханым. «Хлор белән идән юып чыгарганнар иде, шуның исе борынны ярып кермәсенме! Ис сизүем кайтты! Хлор исенә дә сөендем!» – дип сөйләде ул.
Палатада җиде сырхау ята алар. Рауза ханым әйтүенчә, балалар табу йортыннан, хәтта бәби тапкан җиреннән үк коронавируслы диагноз белән хастаханәгә эләгүчеләр очраган. Әбиләр дә күп.
– Мин 23 көн яттым. Ята-ята 16 кешене өйләренә озаттым. 84 яшьлек әби миннән алда тернәкләнеп чыгып китте! 74 яшьлеге дә шулай. «Ә мин?» – дип карап кала идем, – дип сөйләде Рауза ханым. – Чир мине бик бетерде. Караваттан бәдрәфкә дә авырлык белән генә барам, зәңгәрләнеп бетәм, аз-азлап кына хәрәкәтләнәм әле, кан басымы 70кә кадәр төшеп китә, ютәл тотына.
«Юбилеемны хастаханәдә уздырдым, 60 яшь тулды бит миңа», – дип елмаеп та ала. Чир белән көрәшкән көннәре аның өчен икенче туган көнгә тиң булгандыр шул… Авыру тормыш сабагы да биргән.
– Гомер дигәннәре шундый кадерле икән… Бик тә яшисе килде! Бик тә яшисе килә! – диде ул күз яшьләрен тыймыйча. – Рухи яктан сынарга ярамый. Өйдәгеләр дә: «Иң куркынычы артта калды. Син молодец!» – дип тора.
Рауза ханымның кешеләргә әйтер сүзе дә бар:
– Җиңел генә узар дип уйламасыннар иде. Моның никадәр авыр икәнен үз башыннан кичкән кеше генә аңлый. Бик авыр халәт. Бер-берләрен хөрмәт итсеннәр, башкалар турында да кайгырт­сыннар иде, чир таратып йөрмәсеннәр. Кушканнарның барысын да эшләргә кирәк. Күпләр чир барлыгына әле дә ышанмый. Бар ул һәм бик мәкерле.
Хәзер исә сүз саен шөкер итеп: «Иң мөһиме – исән калдым», – дип, дәвалау­чы табибларга рәхмәт укый Рауза ханым. «Онык шалтырата да: «Көн дә Ходайдан синең терелүеңне сорыйм», – ди. Үзем дә Аллаһы Тәгаләдән саулыгымны бирсәң иде дип сорыйм», – ди ул.

САН:
Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, табиблар башкаларны коткара. «Список памяти» сайтыннан алынган мәгълүмат буенча, Россиядә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләре саны 937не тәшкил итә.

Чулпан  ГАРИФУЛЛИНА


Фикер өстәү