Затлы боланнар иреккә чыга

Быел республикада 50 тимгелле болан һәм 30 маралны табигать кочагына чыгарып җибәрү планлаштырыла. Затлы боланнар республика территориясенә 2013 елда кайтарыла башлаган.

Аларның баш саны кимемәсен өчен, коймалы урында асраганнан соң, иреккә чыгару шарт. Биоресурс­лар буенча дәүләт комитеты белгече Илфат Вәлиев әйтүенчә, 2016 елдан бирле 70тән артыграк болан табигать хозурына киткән инде. Аларны Аксубай, Алексеевск, Нурлат, Балык Бистәсе, Мамадыш, Саба, Яшел Үзән, Кама Тамагы районнарында очратырга мөмкин.


Фикер өстәү