«Шук баланы гиперактив бала белән бутарга ярамый»

Балабыз гиперактив. Ул хәтта парта артында да тик кенә утыра алмый. Сүз дә юк, ул шукланып, начар гамәлләр кылып йөрми. Вакытында өй эшләрен дә эшли, өйдә дә булыша, әмма активлыгы моның белән генә бетми. Баланың бу сыйфаты яхшымы, юкмы – һич аңламыйм. Кайвакытта аннан без дә арабыз кебек. Андый балаларны тынычландырып буламы?

Раилә Вәлиуллина, 38 яшь

Ирина Чумакова, күпбалалы әни:
– Уртанчы улыбызга – 7 яшь, 1 нче сыйныфта укый башлады. Активлыгын сүз белән генә дә аңлатып бетерә алмыйм. Мәктәптә дә тик утырмый дип зарланалар. Асылда бик кызыксынучан ул безнең. Хайваннар дөньясына бәйле энцик­лопедияләр укый. Өйдә кулы җитмәгән бер урын юктыр: борылмаганны – борыр­га, чәчелеп ятканны җыярга һәм киресенчә дә эшләргә мөмкин. Сокланабыз да, гаҗәпләнәбез дә. Бассейнга йөртергә уйлыйбыз, моның файдасы бар дип ишеткән идем.

Анна Табакова, балалар психологы:
– Кайбер очракта ата-аналар шук балаларны гиперактив бала белән бутыйлар. Әгәр дә сезнең балагызда чынлап та гиперактивлык икән, белгечләр белән эшләргә кирәк. Кайбер очракта антипсихотик һәм ноотроп дарулар куллануны киңәш итүләре ихтимал. Өй шартларында да баланы тынычландыру ысуллары бар. Мәсәлән, көндәлек режим саклау. Гиперактив баланың көндезге йокысы булырга һәм кичен сәгать 9–10нан да соң ятмаска тиеш. Телевизор, компьютерда озак утырмасын, вакытны чикләгез. Бик хисси мультфильмнар карарга да киңәш ителми. Өй эшләрен әзерләгәндә аларны бүлеп эшләгез, барысын да бер күчкә өеп башкармасын. Ата-аналарга да үзләрен тыныч тотарга өйрәнергә кирәк. Бала сездән үрнәк ала. Йөзү, су процедуралары тынычландыра. Яшүсмер чорына җиткәч, гадәттә, гиперактивлык кими төшә.


Фикер өстәү