Кош гриппыннан зыян күргән хуҗалыкларга ярдәм күрсәтеләчәк

Кош гриппы чыгып, күркәләрне юкка чыгарырга мәҗбүр булган “Залесный” агрофирмасы 225 млн сум зыян күргән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.

Быел Татарстанда барлыгы биш кош гриппы очрагы ачыкланды. Калган дүрт хуҗалыкка килгән зыян 5,5 млн сумны тәшкил итә. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, әлеге чыгымнар республика бюджетыннан компенсацияләнәчәк.


Фикер өстәү