Татарстанда 11 кешегә коронавирустан бушлай дарулар бирелгән

Татарстанда 11 меңгә якын кеше яңа коронавирус инфекциясеннән түләүсез дарулар алган. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә Татарстанда 11 меңгә якын кешегә даруны өйләренә китереп бирделәр», — дип искәртте спикер.

Фәридә Яркәева билгеләп үткәнчә, бушлай препаратларны коронавируска үткәрелгән ПЦР-тестлары расланган татарстанлыларга гына түгел, ОРВИ симптомнары булган яки вируслы пневмониядән интеккән пациентларга да бирәләр.

Коронавирус инфекциясен һәм пневмонияне дәвалау өчен бушлай препаратларны өйгә ничек китерүләре турында тулырак мәгълүмат белән Sntat.ru порталында танышырга мөмкин.

 


Фикер өстәү