Кыш бабай «Игелекле Татарстан» дигән марафон башлап җибәргән

Яңа ел алдыннан Кыш бабай «Игелекле Татарстан» дигән марафон башлап җибәргән. Аны инде күпләр хупларга да өлгергән. Марафонда катнашу өчен республика халкына, якыннарыбыз, дус-ишләр, хезмәттәшләребезгә һәм хәтта бөтен планетага теләкләр урын алган видеокотлау яздырырга кирәк.

Быел без бергә, бердәм булганда гына барысын да хәл итеп булуын кайчандагыдан да яхшырак аңладык лабаса. Видеомөрәҗәгатьне Инстаграмга (горизонталь рәвештә) яки Тик-Токка (вертикаль) урнаштырырга мөмкин. Видео тасвирламасына #Добрый­Татарстан, #ИгелеклеТатарстан, ­#ДобрыйНовыйгод хэштегларын өстәү шарт. Кыш бабай һәркайсыбыздан, аеруча балалардан котлаулар көтә. Ул 7–13 яшьтәге балалар арасында Яңа ел бүләкләре дә уйнатачак.


Фикер өстәү