Яңа елда беренче эш көне 11 гыйнварда булачак

Татарстанда Яңа ел «каникуллары» 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Беренче эш көне 11 гыйнварда була. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

– Алда озын яллар көтә. Татарстан Президенты карары буенча, 31 декабрьдәге эш көне 26 декабрьгә күчерелә. 26 декабрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 11 гыйнварда без эшкә чыгарга тиеш», — диде министр


Фикер өстәү