Татарстанда мәктәп укучылары 14 көн ял итәчәк

Кышкы каникул 28 декабрьдә башланып, 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ялларны озынайтырга җыенмыйлар. Мәктәп, бакчаларда Яңа ел тантанасын үткәрүдән баш тартмаячаклар.

–Балалар Яңа елны көтә. Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, аны артистлар, әти-әниләр чактырмыйча уздырырга тәкъдим итәбез. Кечкенә мәктәпләрдә сыйныфлар бер-берсенә кушыла ала, ләкин 30ар балалы сыйныфларда болай эшләү рөхсәт ителми. Актлар заллары балалар белән тулы булырга тиеш түгел. Кагыйдә бозарга кирәкми, – диде Татарстанның баш педагогы Илсур Һадиуллин.


Фикер өстәү