Картлар йортында янгын: 11 кеше үлгән, шаукымы Татарстанга да килеп җиткән

Узган төндә Башкортстанның Әбҗәлил районы Ишбулды авылындагы картлар йортында янгын чыгып, 11 кеше һәлак булды. Биш кешене коткарып калганнар. Районда Гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгән. Фаҗига булган урынга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та килгән. Янгынның нидән килеп чыгуын хокук саклау органнары тикшерә. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Йосыпов әйтүенчә, бина 1960 елларда төзелгән. Биредә барлыгы 16 кеше булган. Ул узган елның мартында Мәрхәмәтлелек йорты буларак теркәлгән.

Шунысы аяныч, картлар йорты рөхсәт белән эшләсә дә, өлкәннәр анда тәүлек әйләнәсендә торырга тиеш булмаган.
– Коммерция карамагында булмаган автоном оешма ул. Хуҗасы кешеләрне анда яшәтмичә социаль хезмәтләр генә күрсәтергә тиеш иде. Әлеге вакытта бу факт буенча тикшерү бара, – дип белдергән Руслан Йосыпов.

Безгә мәгълүм булганча, бина шәхси торак йорт буларак файдаланган, йортта янгын турында хәбәр итүче махсус җиһазлар да булган. Ә менә янгын сүндерү системалары булмаган.

Бу фаҗигадан соң Радий Хәбиров янган чыккан урында оператив штаб эшен җәелдергән. Биредә килеп ул оператив хезмәтләр вәкилләре һәм муниципалитет җитәкчелеге белән янгын чыгу сәбәпләре, коткаручыларның гамәлләрен турында сөйләшкән. Әбҗәлил районы башлыгы Илдар Нәфыйков сүзләренә караганда, пансионатның өч кешесе хастаханәдә, тагын икесе вакытлыча урнашу пунктында яши.

Әлеге аяныч хәлнең шаукымы безнең республикага да килеп җитте. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, республика прокуратурасы картлар һәм инвалидлар йортларын тикшерәчәк. Илдус Нәфыйков мондый биналарда янгын куркынычсызлыгының үтәлешенә зур игътибар бирүне, аларны тикшереп чыгуны сораган. Шулай ук учреждениеләрне финанслауга да аерым игътибар биреләчәк.


Фикер өстәү