Галимнәр коронавирус турындагы мифны таратты

Тель-Авив университеты галимнәре коронавирус инфекциясенең сырхауларны дөм чукракка әйләндерү ихтималына бәйле иң киң таралган мифны, уйдырма гына, дип бәяләгән. Бу хакта “МК” яза.

Белгечләр чирнең ис һәм тәм сизүне югалтуына китерсә дә, ишетү органнарына берничек тә йогынты ясамавын ачыклаган.
“Күзәтүләребез шуны дәлилли: COVID-19 чир йоктыручының ис һәм тәм сизүне югалтуына китерә, әмма берничек тә кешене чукракландырмый. Без моны раслауга ирештек”, – дигән университет вәкиле. Аның әйтүенчә, коронавирусның колакка “сугу” очраклары бар, әмма бу – вакытлыча күренеш кенә.


Фикер өстәү