Галимнәр сырхауның телендәге куныкка карап коронавирусны ничек кичерүен ачыклау ысулын уйлап тапканнар

Алар ковид йоктыручының чирне ни дәрәҗәдә авыр кичерүен белү мөмкинлеге бирердәй махсус индекс эшләгән.

Кытай галимнәре, телдәге куныкка карап, COVID-19 йоктыручының чирне ни дәрәҗәдә авыр кичерүен ачыклау ысулын уйлап тапкан. Моның өчен махсус индекс булдырылып, экспериментлар уздырылган.
Белгечләр Medrxiv сайтында үзләренең эш нәтиҗәләре белән уртаклашкан. Алар ковид йоктыручы кешенең чирне ни дәрәҗәдә авыр кичерүен ачыклау мөмкинлеге бирердәй махсус индекс уйлап тапкан.

Моның өчен алар телне алты зонага бүлгән. Һәрбер өлешен тикшереп, 0дән 2гә кадәр балл биргән.
Галимнәр сырхауның телендәге куныкның калынлыгын һәм төсен билгеләгән. Шуннан соң, балларны кушып, чирнең ничегрәк кичерелүе турында нәтиҗәләр ясаган. Экспериментлардан күренгәнчә, индексның арта баруы (сырхауның хәлен берничә тапкыр тикшерү турында сүз бара) кешене ашыгыч төстә хастаханәгә озату зарурилыгы турында сөйли. Шул ук вакытта саннарның кимүе озакламый савыгу билгесе булып тора.


Фикер өстәү