Коронавирустан вакцина 18 яшькә кадәрге үсмерләргә һәм яман шеш белән авыручыларга ясалмый

“Спутник V” вакцинасы 56 медицина оешмасына таратылган. Аны аерым шартларда туңдыру камерасында сакларга кирәк. Ясар алдыннан ике сәгать кала камерада чыгарып эретәләр. Иң әүвәл кешегә ковид белән авырмавын, антитәнчекләр барлыкка килмәвен ачыклау өчен экспресс анализ тапшырталар. Авыручыларга һәм антитәнчекләр булганнарга яңа вакцина ясалмый. “Спутник V” вакцинасы әлегә 65 яшькә кадәргеләргә генә эшләнә. “Эпиваккорона” буенча өлкәннәргә андый чикләүләр юк. Әмма ул да, 18 яшькә кадәрге үсмерләргә, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга, яман шеш белән авыручыларга ясалмый.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү