100 баланы өйләренә кайтарып җибәргәннәр

Узган түлектә ковид-19 диагнозы 91 кешегә куелган, 89 кеше әлеге чирдән савыккан. Мәктәпләрдә иртәнге тикшерүләр вакытында температурасы күтәрелгән, авыру билгеләре булган 100 баланы өйгә кайтарып җибәргәннәр. ОРВИ белән авыручылар күплектән, 9 сыйныфта укулар вакытлыча туктатылган. Аларның барысы да Казандагы мәктәпләр. Быелгы уку елы башыннан коронавирус инфекциясе 69 укучыда, 69 студентта, 129 укытучыда табылган. Республикада балалар аның белән 10 тапкыр азрак авырый һәм ул күбесендә симптомсыз уза. “Чир балаларда симптомсыз узса да, вирус аларның әби-бабайларына, әти-әниләренә йогарга мөмкин. Шуңа күрә саклану чаралары күрергә кушабыз”, – ди ди Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү