Сезонлы грипп коронавирусның кимүенә китерәме?

Тиздән башка тын юллары вируслы чирләренә сезонлы грипп та кушылырга мөмкин. Ковид-19 гриппны кысрыклап юкка чыгармасмы?

– Чәчәк авыруыннан кала бер генә вирусның да юкка чыкканы юк, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Чәчәк чиреннән заманында дөнья күләмендә алып барылган чаралар нәтиҗәсендә котылдык. Грипп вирусы икенче, ул гел үзгәрүчән, аны юкка чыгару мөмкин түгел. Организмга бер үк вакытта ике вирус үтеп керсә, берсе икенчесен кысрыкламый, киресенчә, чир көчәеп бик авыр формада узарга мөмкин.
Гриппка каршы 2 миллион 129 мең кеше вакцина ясаткан. Республика халкының – 56 проценты. Коронавирус инфекциясеннән республика халкына күмәк рәвештә ясау өчен вакцина киләсе ел башында кайтыр, дип көтелә. Вакцинацияләү язга кадәр дәвам итәр, дип ниятлиләр.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү