– Шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукцияне сатуга чыгаруда системалы эш җитми. Авыл җирлеге башлыкларына сәүдә кооперативларының актив эшчәнлеген оештыруга игътибарын көчәйтергә кирәк, – диде “Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан муниципаль берәмлекләр советының XV съездында.
Татарстанда 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы бар. Авыл хуҗалыгы тулай продукциясен җитештерүдә кече хуҗалыклар 50 процент тәшкил итә. Ел саен хуҗалыкларга 2 млрд сумнан артык грант һәм субсидияләр бирелә.
Әгъзам Гобәйдуллин белдергәнчә, ярдәм формалары турында бар кеше дә белеп бетерми. Авыл җирлеге башлыклары әлеге мәгълүматны халыкка аңлатырга тиеш.
Сәрия Мифтахова