Коронавирусның иң авыр нәтиҗәләрен атаганнар

Вирус эзсез генә узмый. Организм аны җиңсә дә, үзеннән бик күп проблемалар калдыра. “Россия1” каналында сәламәтлек тапшыруын алып баручы табиблар Сергей Агапкин һәм Георгий Сапронов шундый фикердә. Аларның әйтүенчә, инфекция ашказаны-эчәклекләргә, бавыр, үпкә, баш мие һәм йөрәккә җитди зыян салырга мөмкин.

Георгий Сапронов, аерым алганда, коронавируслы сырхауларда үпкә фиброзы килеп чыгу ихтималын әйткән. Организмның кислород белән тиешенчә тәэмин ителмәвен аңлата бу.
COVID-19 инфекциясен бик еш авыр хәлдә калдырган тагын бер орган – йөрәк. Тромблар аркасында йөрәк мускуллары ялкынсына. Ә бу миокардитка китерә.
Моннан тыш коронавирус кичергән кешеләрдә еш кына күңел төшенкелеге, тиз кызып китүчәнлек, хәлсезлек, тиз алҗу күзәтелә. Сүз уңаеннан, тәм, ис сизүнең юкка чыгуы да вирусның баш миенә тәэсир итүе белән бәйле икән. “Берәүләрдә ис сизү, икенчеләрендә – тәм сизү югала. Кайберәүләрдә бу халәт берничә айга сузылырга мөмкин”, – ди табиблар.


Фикер өстәү