«Казаноргсинтез» заводы яшьләргә һөнәр сайлауда булышты

Полиэтилен ничек барлыкка килә? Аппаратчы эше нидән гыйбарәт? «Казаноргсинтез»ның «йөрәге» кайда урнашкан? Россиядәге иң зур сәнәгать предприятиесенең берсенә экскурсия белән килгән егет-кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Монда эшкә урнашырга дип ниятләп куючылар да бар.

Мең кат ишеткәнче, бер кат күреп кал, диләрме? Казанның 61 нче мәктәп-интернатында белем алучы балаларга менә шундый мөмкинлек чыкты. Алар өчен «Казаноргсинтез» заводына сәяхәтне «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының «Һөнәр белән танышу» проекты кысасында оештырдылар. Белгечләр теленнән сорауларга җавап ишетү – егет-кызларда киләчәк һөнәргә карата кызыксынуны тагын да арттырырга сәләтле бит. Димәк, киләчәктә «Казаноргсинтез»га яңа хезмәткәрләр дә килмәгәе. Ә монда һөнәр ияләренең төрлесе кирәк.
− Проектның максаты – югары сыйныф укучыларына төрле һөнәрләрне эчтән күрсәтү, белгечлекләр турында мәгълүматны турыдан-туры профессионаллардан ишетү, уку йортын сайлауда, балаларга социальләшүдә ярдәм итү, − диде хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәсәнов. Аның сүзләренчә, моңа кадәр дә балалар өчен даими рәвештә экскурсияләр оештырылган. Узган елны Камал театрында, Дәүләт Советында, «Казан» аэропортында, «Икеа», «Пятерочка» кибетендә булганнар. «Казаноргсинтез» да балалар өчен экскурсия үткәрү тәкъдимен теләп хуплаган.
Мәктәп-интернатның директоры Жанна Семякина әйтүенчә, «Казаноргсинтез»га махсус 9 нчы сыйныф укучыларын алып килгәннәр. Ник дигәндә, хәзер аларның һөнәр сайлый, төрле белгечлекләр белән кызыксына торган чоры. Мондый зур заводка килү балалар өчен генә түгел, укытучыларның үзләренә дә кызык, дип уртаклашты ул.
Экскурсия барышында егет-кызларга «Казаноргсинтез»дагы социаль ташламалар турында да сөйләделәр. Билгеле булганча, завод үзенең хезмәткәрләре өчен ялны да оештыра, торак алуда да ярдәм итә. Хезмәт хакының исә квалификациягә карап югарырак булуын да искәрттеләр. Димәк, үсәргә стимул бар.
«Казаноргсинтез»га ничек эләгергә соң? Егет-кызларга бу серне дә чиштеләр. Иң элек яшь белгечкә стажировка узарга, белем алырга кирәк. «Иң-иң»нәренә эшнең асылына төшенергә, квалификацияне күтәрергә үзләре үк булышачаклар. Билгеле, оста булыр өчен теләк тә кирәк. Завод хезмәткәрләре яшьләргә моны да онытмаска киңәш итте.
– Безнең предприятие кечкенә шәһәр сыман. Химия тармагы белгечләре генә түгел; безгә табиб, метролог, электрик, пешекче, икътисадчы да кирәк. Гомумән, заводта барлык һөнәрләргә дә ихтыяҗ бар. Төп уку йортлары – нефть химиясе көллияте һәм дәүләт технология университеты, – диде балаларны сәнәгать гиганты эше белән таныштырып йөргән «Казаноргсинтез»ның техник бүлеге җитәкчесе урынбасары Павел Пирогов.
Мәктәп укучылары пиролиз миче, аппаратчылар бүлеге, өчкатлы пленка җитештерү цехы эше белән танышты, завод музеен карады.
Виктория Степанова экскурсиядән канәгать калуын әйтте. «Баштарак күңелсезрәк тоелса да, завод турында күбрәк сөйләшә, цехлар эше белән якыннанрак таныша торгач, предприятиенең эшчәнлегеннән таң калдым. Монда эшкә килү теләге дә юк түгел», − ди кыз.
Ә Гадел Азизҗановны завод эшчеләре дә яхшы истә калдыргандыр. Егет экскурсиядә иң активлардан булды. Хезмәткәрләрнең барысына да диярлек үзен кызыксындырган сорауларын яудырып кына торды ул. «Экскурсия ошады. Монда беренче мәртәбә килүем. Әле тагын килер идем. Тик инде – эшче ролендә», – дип хыялы белән уртаклашты Гадел.
Илья Цыгановка түбән басымлы полиэтилен заводының пленка җитештерә торган цехындагы кайнап торган тормыш ошаган. Дөрес, эш барышын күзәткәндә курку хисе туганын да яшерми егет. Шулай да, кызыксынуы моңа караганда көчлерәк булган. Бәлки әле ул да киләчәктә шушы цехта хезмәт куяр. Эшчеләрдән кайбер серләргә төшенде инде ул. Хәзер яхшы билгеләргә, тырышып укыйсы гына калды.

 

САН
«Казаноргсинтез» заводында 8 меңнән артык кеше эшли.
Предприятие 4 200 000 кв метр мәйданны били. Монда җиде завод урнашкан. Алар 170тән артык продукция җитештерә.

Чулпан Гарифуллина
Фото: «Реальное время» дан


Фикер өстәү