«Ашыгыч ярдәм» машинасының хәрәкәт итүен күзәтергә мөмкин булачак

Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме каретасы урнашкан мәгълүмати картаны эшләтеп җибәрделәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.

«112 системасының үзара хезмәттәшлеге зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткәндә оперативлыкны арттырырга мөмкинлек бирә, хәзерге вакытта бердәм диспетчерлык хезмәте эшенә сигез станция һәм район үзәк хастаханәләре каршындагы ашыгыч ярдәмнең 42 бүлекчәсе тоташтырылган», — диде министр урынбасары.

Элек бу системаны ашыгыч медицина ярдәме бригадалары белән идарә итү һәм гадәттән тыш хәл очрагында ашыгыч ярдәм бригадалары килү вакытын кыскарту өчен табиблар һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре генә куллана ала иде.

Системаны Республика клиник хастаханәсе катастрофалары медицина үзәге координацияли.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, без республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хезмәттәшләре белән берлектә мәгълүмати картаны ашыгыч медицина ярдәме машиналарының урнашуы визуализациясе белән гамәлгә ашырабыз», — диде ул.


Фикер өстәү