Россия Пенсия фонды балаларга яңа ел түләүләре алу кагыйдәләрен аңлатты

Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа ел түләүләре автомат рәвештә күчәчәк, бу җәй түләүләр алучыларга кагыла. Бу турыда Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Яңа ел түләүләрен алу өчен каядыр мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Россия Пенсия фонды балаларга түләүләрне яз һәм җәй кабул ителгән карарларга нигезләнеп күчерәчәк.

Быел өч яшькә кадәрге балага пособие яки өч яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бервакытлы түләүне рәсмиләштермәгән кешеләр 1 апрельгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталына яки Пенсия фонды клиент хезмәтенә гариза бирә алалар.

«Гаиләдә бала 1 июльдән соң туган яки ел дәвамында Пенсия фонды биргән түләүләр буенча бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән ата-аналарга гариза язарга кирәк булачак. Акча күчерү өчен аларга гаризаларында банк хисабы реквизитларын күрсәтергә кирәк. Балаларга түләүләр алган, әмма хәзер банк хисабы ябылган ата-аналарга да гариза язарга кирәк булачак», — дип ачыклык керттеләр оешмада.

Премьер-министр Михаил Мишустин сүзләренчә, гариза күп дигәндә биш көндә каралачак. Хөкүмәт 15 миллионнан артык балага резерв фондыннан 73,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк.

Җиде яшькә кадәрге балаларга биш мең сум күләмендә яңа ел түләүләре турында кичә Владимир Путин хәбәр итте. Бер тәүлек дәвамында дәүләт хезмәтләре порталына 200 меңнән артык гариза килгән.


Фикер өстәү