3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр түләүнең яңа кагыйдәләре расланган

Түләүләрне билгеләү чоры 1 апрельдән башланып, 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Россия Хөкүмәте 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә пособие түләү кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән. Яңа кагыйдәләр 1 апрельдән гамәлгә керә. Пособие күләме хәзер гаиләнең кеременә бәйле булачак.

Пособие төбәктәге яшәү минимумының 50, 75 һәм 100 проценты күләмендә билгеләнеләчәк. Шул ук вакытта, түләүне билгеләгәндә, гаиләнең керемнәре генә түгел, бәлки аның күчемле һәм күчемсез милке, банклардагы саклык акчалары да исәпкә алыначак.

Шулай ук 23 яшькә кадәрге балалары булган (көндез белем алып, әти-әнисе карамагында яшәүчеләр турында сүз) аз керемле гаиләләрне дә пособие алучылар исәбенә кертү турында карар кабул ителгән.

Моннан тыш инвалид баласын караган өчен ата-аналарга түләнелә торган 10 мең сум күләмендәге акча да керем  булып исәпләнелмәячәк.

Исегезгә төшерәбез: 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүне Дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук Күп функцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итү нигезендә рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен 1 апрельдән 31 декабрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 


Фикер өстәү