6 кушаматлы «ялганчы» бабай: «Мине үлгәч тә тиз генә онытмаячаклар»

“Этлек дигәч тә, усаллык эшләмим мин, алдамыйм да… Юктан кызык эшләргә яратам. Анысы, әбиегезне көненә ике-өч кызык итмәсәм, көнем бушка үткән кебек тоела”, – ди көлеп-шаяртып яшәргә яратучы Расим абый.

Расим абыйның (исеме үзгәртелде, сәбәбен соңрак аңларсыз) үзе белгәне генә дә биш-алты кушаматы бар. Күбесенең кайчан “тагылганын” белмәсә дә, нәрсә өчен кушамат такканнарын чамалый һәм үпкәләми. Кемнәрдер аны Жумба ди, кемнәрдер Алдар N. дип йөртә, Тәкә (бәлки оста алдаганга текә алдый диюләредер, ди), Сәер, Хәмзә (элек күрше авылларында Хәмзә исемле бик шаян кеше булган)…
– Әле мин белмәгәннәре күпмедер, – дип елмая үзе. – Бездә халык бик тапкыр бит, кайчакта бер сүзең, бер мәзәгең өчен дә кушамат чәпәп куярга күп сорамый… Әнә, әбиегез мине гомере буе сабый дип йөртә, акылсыз, янәсе. Һаман да шул шаяртканга, этлек эшләгәнгә инде. Этлек дигәч тә, усаллык эшләмим мин, көлә, шаярта белмәүчеләргә генә ул сәер булып күренә. Анысы, әбиегезне көненә ике-өч мәртәбә кызык итмәсәм, көнем бушка үткән кебек тоела инде. Әле шуңа улларым белән киленнәрне, оныкларымны “селкетеп” алуны өстәргә кирәк. Кайчакта, уңышлырак көн булса, кармакка туганнар, күршеләр дә “каба”. Үзләре кайчан туктыйсың инде, дисәләр дә, бераз авырып-сырхап китеп, шаяртмый торсам, хәзер сагына-юксына башлыйлар. “Бабай, кайда югалдың”, – дип күршеләр дә кереп җитә.

Алдаганыгызны-шаяртканыгызны белә торып та һаман ышаналармыни?
– Ышанмый да карадылар инде, тик ул очракларда мин гел хаклы булып чыктым. Мин бит дөресен дә сөйлим. Әйтәм бит, алдарга яратмыйм, юктан кызык ясарга яратам. Әйтик, менә бер оныгым өчен Тоз бабай булып калдым. Анысының тарихы болай. Табынга куелган тоз-песок савытларын авыш-түеш китерү минем канда инде. Бу гадәтемне белгән үзебезнекеләр бик сак эш итә. Чит кеше булганда әбиегез бигрәк тә уяу булырга тырыша. Берчакны кодагый килгәч, сиздерми генә моның чәенә бер кашык тозны шудырдым… Кодагый авызындагы чәен йотарга-йотмаска белми аптырады. Шул чакта әбиегез: “Тозсыз булдың инде, билләһи”, – дип тиргәргә тотынды. Ике яшьлек оныгым эләктереп тә алды. Тоз бабай, Тоз бабай, ди шуннан бирле.

Зуррак оныклар белән мөнәсәбәт ничек соң? Аларга, мөгаен, җитди булганга караганда, шаян бабай күбрәк ошыйдыр?
– Аларны бигрәк тә яратып шаяртам мин. Үпкәли белмиләр. Бабай тагын нәрсә эшләр дип көтеп кенә торалар. Алданмаска тырышалар. Сумкаларына көндәлекләрен, китапларын буташтырып тыгып булса да, барыбер кызык итәм.

Ә өлкәннәр белән үпкәләшүгә барып җиткән шаярулар булмадымы?
– Бер чакны өйдәгеләрне чын-чынлап үпкәләтә яздым. Үземә дә бик уңайсыз булды. Җәй көне иде. Иртәнге өчтә йокы туеп уяндым. Чыктым да зур бозауны коры елгага алып киттем. Янәшәдәге колхозның печән басуына алып кереп ашатып чыктым да, казыклап куеп, берни булмагандай, урыныма кайтып яттым. Бераздан малай белән килен торып чыгып китте. Шул арада малай уктай атылып кире керде: “Әти, үгезне урлаганнар!” Авылда ике-өч ел инде абзардан терлек урлап бәгырьгә төшкәннәр иде. Бөтенебез мәш килдек, күршеләр дә. Көтү куып кайтышлый япан кырдагы коры елгада бер бозау күргән авылдашыбыз әйткәч, малай белән килен шунда чыгып чапты. Минем эш икәне беленде, билгеле. “Онытканмын”, – дисәм дә ышанмадылар, яшьләрдән дә бигрәк әбиегез үпкәләде. Минем аркада улым белән килен эшкә соңга калдылар. Башка алай шаяртмаска сүз бирдем. Хәзер вак-төяк белән генә юанам.

Тиктомалдан ничек инде һаман шаяртып булсын, ди. Бигрәк тә олы кешегә бик үк килешеп бетми бу гадәт…
– Менә, син дә шулай дисең. Беләсең килсә, көлә-шаярта белү – ул үзе бер сәләт. Дөньялар яктырып киткән кебек була. Гел җитди булу ул үзе дөрес яшәмәү галәмәте. Исән килеш үзеңне гүргә салып кую нигә кирәк? Мин үзем андыйларга бик аптырыйм. Бүген тиргәсәләр дә, ышанып әйтәм, еллар үткәч, әле мине сагынып искә алачаклар. Үлгәч тә тиз генә онытмаячаклар, диюем. Ә тиктомалдан шаяртуга килгәндә, берние юк аның. Мәсәлән, әбиеңә мин фәлән кешегә хәл белергә киттем, дисең дә, ул күрмәгәндә, бүлмәңә кереп ятасың. Ә бераздан нишләп озаклады соң, дип борчыла башлый әбиең. Олы кеше бит, егылып-имгәнеп ятмасын дип эзли чыга. Анда барып кергәч, мин юклыкны күреп, эшнең нидә икәнлеген аңлый да, тик соң булып чыга. Тагын җүләр саткан, дип җыйнаулып көләләр дә, эш бетә.

Мөгаен, 1 апрельгә бик җитди әзерләнәсездер?
– Минем алдыйм әле, кызык итим, диеп тотынганым юк. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыга. Яши белгән кешегә көн дә беренче апрель бит.

Ә үзегезнең алданганыгыз бармы?
– Мин дә башкалар төсле үк кеше. Дөрес, кайчакта әҗәт түләү өчен дә ышанган булып кыланырга туры килә. Карале, сеңлем, 70тән узган бабайны шушындый диеп язсаң, бөтенесе гаепләр бит. Әллә, минәйтәм, исемне үзгәртеп язасыңмы? Тирә-якта мине белмәгән кеше юк, анысы. Танысалар, син ич дисәләр дә, мин түгел диярмен. Нәкъ миңа охшаган кеше тагын бар икән дип, сер бирмәм. Бер генә алдыйк инде, ә?
Шаян бабай янында кунакта Гөлсинә Хәбибуллина булып кайтты.

Ә сез 1 апрельдә алдыйсызмы? Алданганыгыз бармы? Әйдәгез, шундый истәлекләр белән бүлешик әле. Кем шәбрәк алдаган яки кемне шәбрәк алдаганнар икән? Кызык хәлләрне комментарийларда язып калдыра аласыз.


Фикер өстәү