Ринат Таҗетдинов коронавирустан икенче вакцина ясатты

Г.Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов кичә коронавирустан «Спутник V» вакцинасының икенчесен ясатты. Вакцинацияне артист һәм аның хезмәттәшләре  «Горки» сырхауханәсендә узды.

Р. Таҗетдинов коронавирустан беренче прививканы җиңел кичерүе турында сөйләде: «Температурам булмады, икенчесеннән дә шулай булыр дип өметләнәм», — диде ул.

Артист вакцинага ышануын белдерде, әле бүген ул сәхнәгә чыгыш ясаячак.

«Минем чит ил материалларын укый торган таныш табибларым бар. Алар миңа безнең вакцина иң яхшысы, диделәр. Мин аларны тыңлап, прививка ясаттым. Һәм һәркемгә да моны эшләргә тәкъдим итәм. Зинһар, вакциниция ясатыгыз. Бу үзегезне, үз гаиләгезне, дусларыгызны саклап калу өчен кирәк», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация түләүсез үткәрелә. Вакцинациягә язылуның 5 ысулы бар:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер аша,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. Сырхауханәнең контакт телефоннарына шалтыратып.


Фикер өстәү