Рөстәм Миңнеханов «Экояз-2021» акциясендә катнашырга чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Экояз-2021» акциясендә катнашырга чакырды. Әлеге чара бүгеннән, 1 апрельдән, башлана.

«Өмәләрдә катнашыгыз, табигатьне көн саен саклагыз!» — дип мөрәҗәгать итте Президент инстаграмда. Анда «Операция „Ы“ и другие приключения Шурика» киноновелласыннан өзек тәкъдим ителгән.

«Экояз-2021» акциясе 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Гомумреспублика өмәсе 24 апрель көнне булачак.

Быел әлеге акциядә 2020 елга караганда алты тапкыр күбрәк кеше катнашыр дип фаразлыйлар.

 

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)


Фикер өстәү