Белгеч коронавирус вакцинасының репродуктив системага йогынтысын аңлатты

Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасы репродуктив функциягә тискәре йогынты ясамый. Бу хакта Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Вакцинаның репродуктив функциягә йогынтысы тычканнарда һәм йорт куяннарында сыналды. Бернинди дә тискәре йогынты булмады», — диде препаратны җитештерүче.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы август аенда Гамалея исемендәге фәнни үзәк эшләгән СОVID-19 инфекциясен кисәтүче дөньядагы беренче вакцинаны теркәде. Аны «Спутник V» дип атадылар. Препарат кешенең аденовирус векторларының өйрәнелгән һәм тикшерелгән платформасында булдырылган. Аның мөһим өстенлекләре — иминлек, нәтиҗәлелеге һәм озак вакытка сузылган тискәре нәтиҗәләрнең булмавы.

Әлеге тикшеренүләрнең өченче анализыннан соң, «Спутник V» 91 проценттан артык нәтиҗәлелекне күрсәтте, ә ковидның авыр очракларына каршы бу күрсәткеч йөз процентка җитте.

Александр Гинцбург фәнни үзәк җитештергән вакцинаны март аенда үзендә сынап караган иде. Аның сүзләренчә, ул вакытта тискәре нәтиҗәләр сизмәгән. Галим әйтүенчә, әлеге яңа препаратны хурлау өчен рекламада еш кулланыла торган симптомнарның берсе — импотенция дә сизелмәгән.

Россиядә һәм дөньяда коронавирус турында актуаль мәгълүмат стопкоронавирус.рф порталында тәкъдим ителгән.


Фикер өстәү