Африкада коронавирусның яңа мутациясен ачыклаганнар

Көньяк Африка Республикасында коронавирусның яңа мутациясен ачыклаганнар, әлеге төрне 501.V2 дип атаганнар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Генетиклар әйтүенчә, мутациянең әлеге төре элегрәк ачыкланганнарына караганда, тизрәк тарала. Илнең сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, 501.V2 башка авырулары булмаган яшь кешеләр арасында авыруның катлаулы (коронавирусның беренче дулкыны белән чагыштырганда) узуына китерә. Мутацияне ЮАРда теркәгәнче, аның турында Бөекбритания, Австралия һәм башка илләр хәбәр иткән иде.

Бөекбританиянең сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Мэтта Хэнкока сүзләренчә, илдә яңа төрдәге коронавирус йоктыруның меңгә якын очрагы теркәлгән һәм аларның саны артып бара. Шул ук вакытта галимнәрнең әлегә мутация авыруның авыр агымына китерергә мөмкин һәм ул коронавирустан җитештерелә торган вакцинага тәэсир итмәячәк, дип уйларга нигезләре юк.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында әйтүләренчә, коронавирусның яңа төре вирусның структурасына җитди йогынты ясавын раслый торган дәлилләр юк.


Фикер өстәү