Киләсе елның июль аеннан шәһәрләр һәм район үзәкләрендә коммуналь хезмәтләр хакы – 7,4 процентка, авылларда 4,4 процентка артырга мөмкин.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле указга кул куйган. Документта әйтелгәнчә, ЖКУ бәяләре беренче яртыеллыкта үзгәрмәячәк, әмма 1 июльдән арту күздә тотыла. Шулай итеп, Казан, Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай кебек зур муниципалитетларда бәяләр 7,4 процентка үсәргә мөмкин. Әмма күпчелек авыл җирлекләрендә тарифлар 4,4 процент чамасы гына артачак.