Ирада Әюпова “Дом-2” тапшыруы ябылуына шатмы?

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова #ТатарстанОнлайн тапшыруында укучы биргән әлеге сорауга, “шат” дип җавап бирде.

Чөнки ул әлеге тапшыруны кеше тормышына тыкшыну, күзәтү белән тиңләде.

– Бу тапшыру үзенең кыйммәтләр моделен тудыра. Утыз ел элек иң куркыныч нәрсә, нәкъ менә кыйммәтләрнең алмашуы булды. Күз алдына китерегез, кеше бер төрле кыйммәтләр системасында яши, көннәрдән бер көнне ул җимерелә, яңа идеология килә. Шундый буыннар бар, алар берничә кыйммәтләр алмашынуын кичерде. Бу – чыннан да куркыныч. Син бер төрле тәрбияләнгәнсең, ә сиңа башка тәрбия һәм тәртипне тагалар. Хәзер дә тормыш бер төрле түгел, бик катлаулы һәм аңлаешсыз. Менә шушындый заманда яшьләр арасында кыйммәтләр ориентиры булуына мин бик шатланам. Ләкин без еш кына мәдәни продуктта эчтәлекне түгел, форманы күрәбез. Мәсәлән, Нурбәк Батулланы сәхнәдә кан чыгарганы өчен гаепләделәр. Карап торганда, чыннан да, шок, башка сыймый торган гамәл. Әйе, тәнне җәрәхәтләү бик начар. Ләкин бит шул ук вакытта җанны яралау күңелләрне таптап үтү тагын да яманрак. Спектакль бит нәкъ шул турыда, кеше күңеленең бик нечкә булуы хакында иде. Тәндәге җәрәхәттән яра эзе кала, ләкин ул төзәлә. Ә күңел ярасы гомер буе төзәлмәскә мөмки


Фикер өстәү