Авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү хисабына табышларын күпкә арттырган

Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында табышларын күпкә арттыруга ирешкән.

Проект кысаларында федераль һәм төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре предприятиеләргә чыгымнарын мөмкин кадәр киметеп, табышны үстерүгә бушлай ярдәм итә. Шулай итеп, белгечләр производстволарга барып, аларның ничек оештырылуын өйрәнә, технологик чылбырларда иң йомшак буыннарны билгеләп, предприятие хезмәткәрләре белән берлектә эшне камилләштерү планын булдыра.
Программага инде республиканың 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе җәлеп ителгән. Әйтик, ит ризыкларын җитештерүче “Агросила” предприятиесе программада катнашып, җитештерүне үстерүгә ирешүе нәтиҗәсендә 197 миллион сумлык табыш алган. Чәкчәк җитештерү процессын оптимальләштерү Казан икмәк заводына 7,7 миллион сумлык табыш китергән. Ә инде “Камский” агросәнәгать комплексында ит деликатесларын әзерләүдә җитештерүне үстерү 45,7 миллион сумлык табыш биргән.
Предприятиене программага кертү турында карар кабул итүнең төп шарты бер генә – ул да булса җитәкченең уңай нәтиҗәләргә ирешү теләге. Хезмәт җитештерүчәнлеге артканда, хезмәткәрләрнең эш хакын үстерү, республика бюджетына салымнарны үз вакытында түләү мөмкинлеге һ.б. барлыкка килә бит.
Моннан тыш предприятиеләр проектта катнашу ярдәмендә идарәи кадрларны һөнәри яктан әзерләү программасына җәлеп итү, финанс ярдәме һәм финанс булмаган ярдәм алу, салым ташламалары, продукциясен чит илләргә чыгаруга һәм административ киртәләрне бетерүгә булышу мөмкинлегенә ирешә.


Фикер өстәү