Саранскида Татарстан тәкъдимнәре хупланды

Хезмәт җитештерүчәнлеге” илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр санын арттыру өчен дәүләт ярдәме чараларын киңәйтергә кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте законнар чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең Саранскида узган алтмышынчы утырышында шулай дип белдерде. Идел буе закон чыгаручылары Татарстан тәкъдимнәрен хуплады.

Парламентчылар көн кадагына суга торган мәсьәләләрне, шул исәптән хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, цифрлы форматка күчү, шулай ук коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшү һәм халыкка вакцинация үткәрү чараларын, субъектларның кайбер закон инициативаларын карады.

— Без үзебезгә берничә төп юнәлеш булдырдык. Алар арасында – сакчыл производство, җитештерү процессларын һәм хезмәт шартларын яхшырту, цифрлы үзгәрешләр кертү, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның әлеге мәсьәләләрне хәл кылу тәҗрибәсе белән таныштырып.

Республика парламенты башлыгы төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеген тизләтүгә юнәлдерелгән кайбер программалар һәм проектларның инде тормышка да ашырылуын билгеләп үтте. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычы республикада закон югарылыгында кабул ителгән Стратегия-2030 документында өстенлекле бурычларның берсе сыйфатында билгеләнгән. Хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәләләре, Фәрит Мөхәммәтшн билгеләп үткәнчә, Татарстанның кайбер предприятиеләрендә – КАМАЗ, ПОЗИС, Казан вертолет заводы, моторлар төзү берләшмәсендә, оптика-механика заводында һ.б. уңышлы төстә хәл ителеп килә.

Эшнең төп юнәлешләреннән берсе – кадрлар белән тәэмин итү. Татарстан Россия төбәкләрендә беренчеләрдән буларак WorldSkills хәрәкәтенә кушылды. 2019 елда Казанда Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты узды.

— Хәзер республиканың 43 көллияте, 14 вузы, 16 министрлыгы һәм ведомствосы, 41 ресурс үзәге шулай ук 100дән артыграк предприятиесе WorldSkills компетенцияләре буенча эш алып бара, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шуның нәтиҗәсе буларак, республика икътисады дөнья күләмендәге иң югары таләпләр һәм стандартлар буенча һөнәри әзерлек үткән кадрлар белән тулылана.

Татарстан предприятиеләренә сакчыл производствога күчүгә, чыгымны киметеп, табышны арттыруга хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль компетенцияләр үзәге, шулай ук республика Хөкүмәте каршындагы тиешле Төбәк үзәге белгечләре ярдәм итә.

Дәүләт Советы Рәисе хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тизләтүгә юнәлдерелгән кайбер тәкъдимнәр белән чыкты. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу мәсьәләләрне фәкать федераль дәрәҗәдә генә хәл итәргә мөмкин. Аерым алганда, Сәнәгатьне үстерү фондыннан 1 процентлы ташламалы займ бирү илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр өчен дәүләт ярдәме чараларыннан берсенә әйләнергә мөмкин.


Фикер өстәү