Татарстанда сыерларга номер сугалар

Республиканың барлык районнарында терлекләргә микрочиплар урнаштыру эше алып барыла. Бүгенгә чама белән 14 мең баш мөгезле эре терлеккә номер сугылып, малкайлар бердәм учет системасында теркәүгә алынган инде.

Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, башта Арча һәм Балтач районнарында ветеринария хезмәтенең хуҗалыклар җитәкчеләре белән берлектә терлекләрне чиплау эшенә өйрәнгәннәр. Бердәм учет системасы гамәлгә кертелгәннән соң вакцина ясатмыйча гына терлекләрне кая да булса алып китү, алыштыру ихтималы юкка чыгачак, шулай ук инфекция чыганагын ачыклау мөмкинлеге пәйда булачак. Исегезгә төшерәбез: терлекнең номеры буенча аның туган вакыты һәм урынын, барлык прививкалары турында мәгълүматларны һ.б. белергә мөмкин.


Фикер өстәү