Бельгиянең татар җәмгыяте вәкиле Лилия Вәлиева Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, республика журналистларын Европага, ә андагы журналистларны Татарстанга стажировкага җибәрүне оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта сүз бүген Казанда ТР Президентының 2020 ел нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән матбугат очрашуында булды.
Лилия Вәлиева сөйләшүгә интернет-транляция аша кушылды. «Европа журналистлары, шул исәптән чит илләрдә яшәүче, матбугат чараларында эшләүче татарлар Татарстанга килеп җирле тормыш белән танышса, дөньяда республика турында күбрәк беләчәкләр», — диде ул.
«Бу тәкъдимне тормышка ашырып була. „Татмедиа“ оешмасы журналистларны тәҗрибә уртаклашырга җибәрә алыр дип уйлыйм», — дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук чит ил журналистларын Татарстанга чакыру тәҗрибәсе булганын искәртте. Бу мәсьәләне ТР Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә хәл итү мөмкин дип белдерде.