Район мәктәпләренә 70 автобус тапшырылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга яңа мәктәп автобусларыннан символик ачкыч тапшырды.

Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта узган тантанада районнар вәкилләре катнашты. «Хәзерге вакытта мәктәп автобусларыннан башка гына яшәп булмый, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген балаларны беркем дә, минем балачагымдагы кебек, атка, ачык йөк машинасына утыртып йөрми».

Республикада 800дән артыграк мәктәп автобусы балаларны укырга йөртә. Бу юлы районнарга 70 автобус тапшырылды.

 


Фикер өстәү