Көчле буран чыгу сәбәпле, Татарстанда  автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде

Татарстанда федераль әһәмияткә ия булган юлларда 17:00 сәгатьтән автобуслар өчен һәм 19:00дан йөк автотранспортлары өчен хәрәкәт чикләнде.

Әлеге карар һава торышы бозылу белән бәйле рәвештә кабул ителде. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Һава торышы яхшыруга юлларда хәрәкәт кабат торгызылачак.


Фикер өстәү