Татарстанлы 300 мең акчасын мошенникларга күчергән

Яшел Үзәннең Васильево бистәмендә яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 300 мең сумнан артык акча бүләк иткән. Моның өчен ул кредит рәсмиләштергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аның кәрәзле телефонына ир-ат шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм куркынычсызлык максатларында хатын-кызга акчаны резерв счетка күчерергә тәкъдим итәләр. Барлык инструкцияләрне дә ышанычлы үтәп, ул картадагы барлык акчасын (100 мең сум чамасы) мошенниклар исәбенә күчерә.

Икенче көнне аңа тагын шалтыраталар һәм дистанцион рәвештә кредит алырга тәкъдим итәләр. Хатын-кыз ризалашкан һәм банктан алынган 200 мең сумны шулай ук җинаятьчеләр счетына күчергән.

Зыян күрүче үзен алдаганнарын аңлагач, кичекмәстән «Васильево» полиция бүлегенең дежур бүлегенә мөрәҗәгать итә. Тикшерү бара.

Полиция хезмәткәрләре исегезгә төшерә: беркайчан да һәм беркемгә дә үз хисап һәм банк картасының мәгълүматларын, бигрәк тә телефоныгыздан хәбәр итмәгез! Әгәр сезгә бик тырышып сезнең акчагыз белән операция ясарга тәкъдим итсәләр, шунда ук телефонны сүндерегез. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/28-12-2020/yashel-z-n-rayony-keshese-300-me-akchasyn-moshenniklarga-k-cherg-n-5795798


Фикер өстәү