Фәрит Мөхәммәтшин балаларның хыялын тормышка ашырды

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин 9 яшьлек Тамерлан Магнитскийның хыялын тормышка ашырды. Парламент башлыгы малайга хыялы түрендә йөртелгән ноутбук тапшырды. Хәзер Тамерлан дәресләргә җентекләп әзерләнә, укытучылар белән онлайн-элемтәгә чыга алачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Тамерланның хыялын парламент утырышы уздырылган көнне Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы»нда белеп алды. Дәүләт Советы Рәисенә малайның өйдән торып уку өчен планшет яки ноутбук бүләк итү үтенече язылган открыткасы эләкте. Парламент башлыгы  бүләкне шәхсән үзе тапшырып, Тамерланга тормышында зур уңышлар теләде. «Тулы тормыш белән яшә! Барысы да әйбәт булсын!» – диде ул.

Тамерлан Казанда яши. Сәламәтлеге бигүк шәптән булмау сәбәпле, бу тормышта аңа шактый ук авырга туры килә. Әмма малай кул кушырып утырмый.  Чып-чын конструкторларча «киләчәк автомобиле»н булдырырга тели. Социаль челтәрләрдә теркәлеп, блогер булып китү исәбе дә юк түгел.  Ә инде яңа ноутбук белән бу хыялларны тизрәк тормышка ашырып булачак.

«Авыр кәбисә елы – 2020 ел тарихта калып бара. Һичшиксез, коронавирус пандемиясе күп кенә кыенлыклар сәбәбенә әйләнде. Әмма алар, безне берләштереп, авыр вакытларда бер-беребезгә терәк булырга өйрәтте, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – «Теләкләр чыршысы» проекты да безне берләштерде. Президент, депутатлар, төрле дәрәҗәләрдәге җитәкчеләр – барысы да чыршыдан балаларның теләкләре язылган открыткалар алды. Балалар хыялларының тормышка ашачагына иманым камил. 2021 елның җиңелрәк булуына ышанам. Татарстанда яшәүче барча кешегә нык сәламәтлек, яңа уңышлар телим!»

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин исә Алабугада яшәүче 5 яшьлек Шәүкәт Миңнебаевның Яңа ел хыялын тормышка ашырды. Алексей Песошин видео-элемтә аша малайга «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында кинопроектор бүләк итте.


Фикер өстәү