Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафка шикаятьне онлайн биреп булачак

Киләсе елдан башлап юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларга дистанцион рәвештә шикаять биреп булачак. Әлеге законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

Проектның инициаторлары — «Бердәм Россия» фракциясе парламентарийлары. Бу закон ярдәмендә Россиядәге машина йөртүчеләр автомат режимда эшли торган фото- яки видеокамералар теркәгән штрафларга шикаять бирә алачак.

Шикаятьне электрон имза куелган электрон документ дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә була. Моннан тыш, кирәкле форманы судның рәсми сайтында да тутырырга була.


Фикер өстәү