Марат Кәбиров: «Син түгелме?»

Бер дә юктан гына булмагандыр инде ул, аларны да ниндидер максат белән командировкага җибәргән булганнардыр. Башкортстан белән Округ Галле дигән җир бик дуслашып маташа иде ул вакытта. Хәтта Уфа үзәгендә «Округ Галле» дигән ресторан да бар иде. Бәяләре Берлинны алган сыман иде, шуңа анда еш кунак булырга туры килмәде. Ә менә бер төркем шагыйрьләрне шушы Галле округына сәяхәткә җибәргәннәр. Мин ярата торган Әнгам Атнабаев та шул төркемгә эләккән.

Йөреп кайттылар. Кемнәрдер ниндидер матур шигырь, кемнәрдер юлъязма белән котылды. Ә Әнгам Атнабаев шул сәфәреннән бер шигырь алып кайтты. Паркта күгәрченнәр туйдырып утырган картка карап ул болай ди:

Син түгелме, син түгелме

Әткәмне үтергән карт?

Таштан авыр, таштан каты

Кайгылар китергән карт.

Аны, Әнгам Атнабаев дәрәҗәсендәге шагыйрь булса да, мондый шигырь язсын дип җибәрмәгәннәрдер инде. Мактаулырак, данлый торганрак нәрсә өмет иткәннәрдер. Атнабай шуны язып кайтты. Кемнәргәдер бу бәлки бик хуш килмәгәндер инде. Ә миңа ошады. Чөнки мин шул Галле округыннан безнең Илеш районына килеп кинога төшергән абыйларга да:

– Ә минем дәү әтине синең бабаң үтермәгәнме? – дигән сорау бирә идем.

Әнинең әтисе ул. Авыл тоткасы булган кеше. Мин аны бик яратам. Үзем дә аңа тиң булырга телим. Бераз холыксызрак кеше булган, диләр. Ләкин гадел булган. Яратып сөйлиләр. Сугышка киткән дә үлеп калган. Кайталмаган… Мин хәзер аның ни өчен кайталмаганын да чамалыйм… Сугыш  гадел кешеләр шөгыле түгел. Ләкин мин Германиядән килгән һәр кешегә гомерем буе: «Син түгелме? Синеке түгелме?» – дип карадым.

Әнгам Атнабаев Германиядән минем уйларымны чагылдырган шигырь алып кайткан иде. Соңыннан Башкортстандагы бик күп язучылар тарафыннан «Атнабай шәкерте» дигәнрәк карашка дучар булгач, үземә дә  чик буйларында йөреп кайтырга туры килде. Шундагы «вышка» диләр инде аны… Әнә шул вышкадан снайпер винтовкасы аша карап мин дә һәр Әфган кешесенә: «Син түгелме?» – дигән сорауны бирә идем.

Син түгелме минем якын

Дусны үтергән кеше?

Атасы килеп тә куя иде. Тау буйлап, «калашник» асып йөргән ирләрнең берәрсе нәкъ мин эзләгән кешедер кебек тоела иде. Тик алай итеп булмый инде. Һәрхәлдә, бу минем тормыш кагыйдәсе түгел.

Әле менә немец солдатларының хатирәләре белән танышып утырам. Язалар инде, зарланалар… Шул дәрәҗәдәге явыз кешеләрне күргән юк иде, диләр… Берсе бөтенләй өметен өзгән, гаиләсенә язган хатында болай ди: «Белмим, бу тәмугтан исән-сау котыла алырбызмы? Монда бөтенләй без аңламый торган  кешеләр яши, граната тотып танкка каршы баралар, соңгы патронга кадәр аталар, коралсыз калсалар, йодрыклап ташланалар».

Безнең бабайлар турында әйтәләр бит инде. Бабайлар тырышканнардыр. Үзләрен аямаганнардыр. Шулай булмаса, Җиңү дә килмәс иде. Бүген ни генә сөйләсәләр дә, бабаларыбызның ул сугышта күрсәткән батырлыгы бәяләп бетергесез. Аяусызлыклары да, явызлыклары да булгандыр. Илеңә басып кергән дошманның башыннан сыйпап: «Бар инде, үз илеңә кайтып кит», – дип үгетләп утыра алмыйсың бит.  Кайчандыр дошман булучылар ягында да безнекеләргә карап: «Син түгелме?» – дип әрнүчеләр бардыр. Сугыш ул ике якта да үз эзен калдыра.

Зур сугышлар турында искә алуым  аңлаешлы булсын өчен генә. Ә асылда һәр сугыш, төркемнәр арасындагы бәрелешләр булсынмы ул, яки урам сугышымы, эзсез узмый. Ул кешеләрне бер-берсенә шикләнеп карарга мәҗбүр итә. Ихласлыктан, игелек эшләү теләгеннән аера. Ышанычны җуя. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландыра.

Моннан ике-өч ел элек бер дусны югалттым. Якты күңелле кеше иде ул. Бер төндә урамда пычак белән чәнчеп киткәннәр. Җинаятьчеләрне таба алмадылар. Ә минем күңелдә югалту ачысы, газап кына түгел, шик тә калды. Мин күпләргә хәзер: «Син түгелме?» – дип карарга мәҗбүрмен.

Син түгелме?


Фикер өстәү