Зөһрә Садыйкова: «Язмалардагы һәр героемны бик яратам, алардан үрнәк яки гыйбрәт алырга тырышам»

2020 ел нинди вакыйгалары белән истә калды? «Ватаным Татарстан» журналистлары узып барган елга үз бәясен бирде, тормышларындагы үзгәрешләр һәм яңалыклары белән бүлеште.

Зөһрә Садыйкова, бүлек мөхәррире:

– Узган ел һәр кеше өчен дә сабак ала торган ел булды. Саулыкның, ирекнең, табиблар һәм укытучыларның кадерен тагын да ныграк белергә өйрәндек. Ходайга мең шөкер, Яңа елга шәхси югалтуларсыз керәм. Әнием, гаиләм, якыннарым исән-сау. Иң зур байлыгым да, уңышым да, бәхетем дә менә шушы. Киләсе ел да югалтуларсыз узса иде. Балаларымның яңа һөнәрләре, кызыксынулары барлыкка килде. Әни кеше өчен анысы да мөһим. Эштә бик күп кызыклы һәм катлаулы темалар, яңа танышулар насыйп булды. Язмалардагы һәр героемны бик яратам, алардан үрнәк яки гыйбрәт алырга тырышам. Узып баручы елга алары өчен дә рәхмәт. Алга таба да иҗат эшендә уңышлар насыйп булса иде. Ә инде Яңа елда барыбызга да хыял-максатларны тормышка ашырырдай күңел тынычлыгы, муллык, бәрәкәт телим.


Фикер өстәү