Кышкы чор көнкүреш тормышыбызга шактый мәшәкать өсти. Әмма берничә гади киңәшне белсәң, карлы, салкын көннәрне дә аһ-зарсыз гына үткәреп җибәрергә мөмкин.
- Кышын урамнарга сибелгән тоз һәм химик реагентлар аяк киеме белән өйгә дә ияреп кайта. Алар паркет, ламинат, ковролин түшәлгән идәндә таплар калдыра ала. Мондый тапларны серкә катнашмасы ярдәмендә бетерергә мөмкин. Аны ясау өчен 9 процентлы 100 мл серкәгә 800 мл су кушып таплы урынга сөртергә кирәк. Серкә кибәргә өлгергәнче таплы урынны коры чүпрәк белән сөртеп алыгыз.
- Ишегалдын чистартканда көрәккә кар ябышып үзәккә үтәме? Көрәккә бераз гына үсемлек мае сөртеп карагыз. Кар ябышырга да өлгермичә шуып төшәчәк. Йорт тирәсен дә бермә-бер тизрәк чистартып бетерәчәксез. Бозланып каткан баскычларны исә махсус катнашма ярдәмендә чистартырга мөмкин. Моның өчен иң элек ике литр кайнар суга 1 чәй кашыгы савыт-саба юу сыекчасы, 1 аш кашыгы спирт салып болгатырга кирәк.
- Тәрәзә пыяласы бозланып катмасын өчен чатнама суыклар башланганчы аны 1 литр суга 1 аш кашыгы нашатырь спирты салып ясалган су белән юып алырга кирәк.
- Машинаның тәрәзә чистарткычлары салкында пыялага ябышып катмасын дисәң, төнгә аларга гади оекбаш киертеп калдырырга була.
- Кыш көне урамга чыгар алдыннан калын итеп киенү генә түгел, «җылы» итеп ашау да шарт. Галимнәр, кара һәм кызыл борыч, имбирь, корица кебек тәмләткечләрнең, миндаль, фисташка, әстерхан чикләвегенең, баллы кипкән җиләк-җимешнең салкында туңудан саклавын ачыклаган.
- Кыш көне аяклары туңудан интегүчеләр колагына да берничә киңәш. Оек эченә салынган коры гәрчич 12 сәгать дәвамында аякларны туңудан саклый. Табан астына салынган фольгалы олтырак та аякны җылыда тота.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat