Чәчне химия кебек бөдрәләтү өчен борынгы ЫСУЛ

Бәйрәмнәр мул табын, уен-көлке, җыр-биюләр белән генә түгел, гәүдәгә килешле, башкаларның күзе төшәрлек кием белән дә үзенә күрә шактый мәшәкать тудыра торган чара. Шуларга хатын-кызлар бик ярата торган бизәнү мәшәкатьләрен дә өстәргә кирәк. Узган гасырның җитмешенче елларында чәчкә химия ясату модага керде. Шактый кыйммәт иде бу хезмәт. Матурлык дигәндә хатын-кыз югалып калмый, мең чарасын таба.

Чәчне химия кебек бөдрәләтү өчен куе каты чәйгә күп итеп шикәр комы салып, яхшылап болгатып, бигудины шуңа тыгып аласың да чәчне аз-азлап бөтереп, тезеп чыгасыз. Чәч шыгырдап ката, прическа озак үз формасын югалтмый. Чәчкә зыяны да юк. Тагын бер алымы — җылымса сыра куллану. Дөрес, бүгенге яшьләр боларны кулланмас.


Фикер өстәү