Казанда Бауман урамындагы “зебра”, “ишәк”ләргә каршы көрәш башланды

Актив татар блогеры Ләйлә Лерон Казан мэры Илсур Метшинга ачык хат белән мөрәҗәгать иткән. Ул Бауман урамындагы зебра һәм ишәк киемнәрендә йөрүче кешеләрнең эшчәнлеген контрольгә алуны сорый.
– Төрле хайван киемнәрен кигән аниматорлар башкала кунаклары белән истәлекле фото төшәргә чакыра һәм аннан соң бу хезмәтләре өчен шактый акча сорый. Мондый хәлдән югалып калган туристлар акчаларын бирергә мәҗбүр була. Алар үзмәшгуль булып теркәлсә дә, хезмәтләре өчен чек бирергә теләми. Документларын да күрсәтергә атлыгып тормый, – дип мөрәҗәгать итә блогер.
Ләйләне яклап чыгучылар да күп. Комментарийларга караганда, бу әрсез “хайван”нар күпләрнең ачуын чыгара ахрысы. Әлеге вакытта хатка 400гә якын кеше кул куйган.


Фикер өстәү