Экопарк төзелеше 2022 елда тәмамланачак

2021 елда Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә экопарк төзү эшләре дәвам итә. Төзелешне киләсе елда тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елның җәендә бу территориядә тактадан сукмак салынды, газон җәелде, күл яры төзекләндерелде, шулай ук төрле агачлар утыртылды.

Киләчәктә 15 гектар территориядә ял зонасы, җәяүлеләр маршрутлары һәм ачык һавада ботаника бакчасы урнашачак.

Паркны төзекләндерү буенча тәкъдимнәр «ВКонтакте»дагы шәһәр администрациясенең рәсми төркемендә кабул ителә.

Киңкүләмле проект Россия һәм Татарстан бюджетларыннан финанслана. Узган елда 45 миллион сум үзләштерелгән, 2021 елда шундый ук сумма бүлеп бирәчәкләр.

Кызыл Чишмә бистәсендә экопарк проектын гамәлгә ашыру өч яки дүрт елга исәпләнгән.


Фикер өстәү