Алексей Песошин Прокуратура хезмәткәре көне белән котлады

Бүген – Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәре көне. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин газетабыз аша Татарстан Прокуратурасы органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады. «Россия Прокуратурасы үзенең яшәеше чорында төп билгеләнешен – законның һәр нәрсәдән өстенлеген тәэмин итү, кешеләрнең конституцион хокуклары һәм ирекләрен яклау икәнен инандырырлык итеп дәлилләде. Прокуратураның иң яхшы хезмәткәрләре иң катлаулы чорларда, тарихның борылыш чорларында да үзләренең хезмәтенә тугрылыклы булды, Ватанга һәм үз халкына намуслы хезмәт итте.

Республика җитәкчелеге авыр, әмма изге хезмәтегезгә, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүегезгә эчкерсез рәхмәт белдерә. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, иминлек, татулык телим! Эшегездә һәм тормышыгызның барлык өлкәләрендә һәрвакыт уңыш елмайсын!»


Фикер өстәү