• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Студент елларын сагынасызмы?

    Студент елларын сагынасызмы?

    «Иртәгәдән» башланмаган тормыш: эшне кичектерми генә яшәү СЕРЛӘРЕ

    «Иртәгәдән» башланмаган тормыш: эшне кичектерми генә яшәү СЕРЛӘРЕ

    «Янгын ике балалы гаиләне урамда калдырды, өйдәге бер әйберне дә алып чыга алмадылар»

    «Янгын ике балалы гаиләне урамда калдырды, өйдәге бер әйберне дә алып чыга алмадылар»

    «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында җиңгән Айзилә Фәйзрахманова: «Мин үземне ничек бар шулай кабул иттем, беркемнән дә читенсенмим»

    «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында җиңгән Айзилә Фәйзрахманова: «Мин үземне ничек бар шулай кабул иттем, беркемнән дә читенсенмим»

    Геройларны барлаучы герой Илдус Мостюков: «Бик авыр еллар булды. Ул вакытта ватанпәрвәрлек дигән төшенчәнең бәясе бөтенләй юкка чыккан иде бит»

    Геройларны барлаучы герой Илдус Мостюков: «Бик авыр еллар булды. Ул вакытта ватанпәрвәрлек дигән төшенчәнең бәясе бөтенләй юкка чыккан иде бит»

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 25–31 гыйнвар

    Азәрбайҗан / Әзербәйҗан

    Азәрбайҗан / Әзербәйҗан

    “Әле ярый әтиебез исән”

    “Әле ярый әтиебез исән”

    Кечкенә йолдызлар “яңгыры”:  “Балалар премиясе”нә кемнәр лаек булды?

    Кечкенә йолдызлар “яңгыры”: “Балалар премиясе”нә кемнәр лаек булды?

    «Эшләрнең үзгәрешсез баруы системаның чайкала башлавына китерә»

    «Эшләрнең үзгәрешсез баруы системаның чайкала башлавына китерә»

    Борбаштагы малайлар пансионаты турында: «Беренче елны эшне оештыру бик җиңел булмады»

    Борбаштагы малайлар пансионаты турында: «Беренче елны эшне оештыру бик җиңел булмады»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Февраль аенда кайсы чәчәкләрне утыртырга кирәк?

    Февраль аенда кайсы чәчәкләрне утыртырга кирәк?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Айрат Хөсәеновтан каз каклау СЕРЛӘРЕ

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

    Кырымча татлы төш ясау ысулы

    Коронавирус турында 5 сорауга җавап

    Баш санитар табиб Анна Попова: «Татарстан пандемия чорында төшенкелеккә бирелмәде»

    Раилә Гарапшинадан мич коймагы РЕЦЕПТЫ

    Раилә Гарапшинадан мич коймагы РЕЦЕПТЫ

    Абый белән сеңел арасында дуслык буламы?

    Абый белән сеңел арасында дуслык буламы?

    Гөлия Гыймадиева: «Һава температурасы кисәк үзгәргән көннәрдә коронавируслы кешеләргә сәламәтлегнә аеруча игътибарлы булырга кирәк»

    Гөлия Гыймадиева: «Һава температурасы кисәк үзгәргән көннәрдә коронавируслы кешеләргә сәламәтлегнә аеруча игътибарлы булырга кирәк»

    Газ мичен чистартуның җиңел генә ЫСУЛЫ

    Газ мичен чистартуның җиңел генә ЫСУЛЫ

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Әдәбият

Үз улым (ГЫЙБРӘТЛЕ ЯЗМЫШ)

- ieditor
14.01.2021
- Әдәбият
1
Үз улым (ГЫЙБРӘТЛЕ ЯЗМЫШ)
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

(хикәя)

  • Кыланып та күрсәтте бу Рәйхан! Егермесе яңа тулган малайга нинди туйлар ясады бит! Берәү үз улын да шулай зурлап өйләндермәс!..

Усалларның теленнән төшмәде ул көннәрдә Рәйхан. Туй алдыннан гына чишелгән сер авылны аркылыга-буйга айкап чыккан иде шул. Һәммәсе шаккатып сөйләде. Моңа кадәр буй-сынын, йөрешен “чат атасы!” дип йөргән малай бөтенләй чит кан булып чыксын әле! Сөйләмәс җиреңнән сөйләрсең.

Ә Рәйханның гайбәтчеләрдә эше юк иде. Үзенә ачулы иде ул, үзенә. Болай килеп чыкканга үзе гаепле шул. Егерме ел түзгәнне, салган баштан ачылып китеп, дустына Хәлимнең үз улы булмавын әйтеп ташлаган бит, юләр. Анысы – хатынына, хатыны – дустына… менә шулай бөтен авылга таралган. Үзе өчен тамчы да курыкмый ул, авылдашларының мең сынау белән төбәлгән карашларына туйда ук җыр белән җавап бирде. Гармунын сузып:

“Кая барса да югалмас
Рәйханның малайлары”, – 
дип җырлап җибәрүе булды, мәҗлес кенә түгел, тамаша кылырга килгән авылдашлары да бер мәлгә өнсез калгандай булды. “Күр әле, ни дип җырлый бит!”

Ихлас иде Рәйхан. Үз улыдай яратты ул Хәлимне. Әле төпчекләренә – уртак улларына караганда ныграк та яратты бугай. Нык, түзем, көчле холыклы булып үсте Хәлиме. Төпле фикерле, бик кызыксынучан, нәрсәгә тотынса, шуңа кулы ятып тора… Әллә ниткән акыллы фикерләр чыга үзеннән. Моңа кадәр икесе бер сүздә булып яшәгән улы белән ике арага күләгә төшсә, нишләрмен дип курыкты ир. Ул чишкән сер Хәлимгә барып ишетелә күрмәсен дип курыкты. Баксаң…

Бик якыннары гына белгән бу серне Хәлимгә инде яшүсмер чакта ук “тишкәннәр” булып чыкты. Ничек күтәрелеп бәрелмәгән дә, ничек әти- әнисен сораулар белән тинтерәтмәгән?! Түзәр көч кайдан алган? Берничә көн үз алдына йомылып йөргән улларының эчендә нинди утлар кайнаганын әти-әнисе каян белсен? Авылдан йөзләрчә чакрым ераклыктагы шәһәрдә кем дә булса бу серне Хәлимгә җиткерер дип шикләнә торганмыни?

Дөрес, әнисе Гөлдара туып- үскән авылда бу сер дә, яңалык та түгел иде. Биредә Хәлимнең Рәйханның үз улы түгеллекне дә, үз әтисе кем булуын да бик әйбәт беләләр. Тыелган мәхәббәт җимеше ул. Тыелган җимеш татлы була дисәләр дә, Гөлдараның туганнары, якыннары өчен ачы, ай, ачы булды ул! Зинадан бала көткән гаиләгә авыл халкының талканы, ни сәбәпледер, үтә коры булды. Хәлләреннән килсә, тереләй күмәрләр иде үзләрен. Һәммәсе изге булып кыланды: үзләре зина кылганнар да, балалары бозык юлда йөргәннәр дә…

Түзәр хәле калмаган Гөлдара биш айлык көмәне белән авылдан чыгып китте. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә аны көтеп торучы юк иде. Шул ук вакытта адым саен бармак белән төртеп, күз белән тишеп, болай да бәргәләнгән җанына яңа яра ясаучы кешеләр дә юк иде. Киресенчә, карынындагы сабые хакынамы, юлда ук аңа изге күңелле кешеләр очрады. Туган якларыннан җәйге ялдан китүче әлеге мәрхәмәтле гаилә белән ул поездда танышты. Үзе дә үги ана белән үскәнгәдер, үтә йомшак күңелле Наилә һәм ире Равил (киләчәктә ире булачак Рәйханның бертуган апасы һәм җизнәсе!) Гөлдараны башта үзләренә сыендыра, аннан соң да аңа  яңа урында яшәп китү өчен хәл кадәренчә булыша.

Десантчы булып хезмәт иткән  Рәйхан шул елны армиядән туп-туры апалары янына кайта. Авылда аны көтеп торучы булмый. Үги ана канаты астына кергән әтиләре балаларын яклый алмый шул. Артык кашык булудан гарык булган егет шундый карарга килә. Ул кайту хөрмәтенә апасы дуслары, күршеләре белән кечкенә генә мәҗлес оештыра. Әнә шунда күрә ул беренче мәртәбә Гөлдараны. Күрә дә, тынычлыгын югалта да. Озын кара толымнары биленә төшеп торган, шактый чибәр, сөйкемле, корсагы борынына житкән бу хатын ник ялгыз гына килгән, ире кайда, төнге сменада микән, дип баш вата егет. Апасыннан сорарга да, әлеге хатынга суз кушарга да кыюлыгы җитми.

– Әйдәле, Гөлдара, энем кайту хөрмәтенә берәр җыр җырла инде, – ди Наилә апасы, мәҗлес башланып беркадәр үтүгә. – Энем, гармуныңны ал…

Күрер күзгә чибәр булса да, күзләре үтә сагышлы-моңлы иде хатынның. Шуңа игътибар итте Рәйхан.

Гөлдара ялындырмады. Моңа кадәр ишетелмәгән өр-яңа җыр башлады:

“Айга карап, күз нурыңны түкмә,
Салкын җилдән яхшы хәбәр көтмә.
Башкалардан өметеңне өзмә,
Гөл очраса, ачылмыйча өзмә”…

Күңелләрне әллә нишләтерлек моң агыла иде бу хатыннан. Үзе тугел, җаны җырлый иде булса кирәк.

Очраклы башланган бу танышу, тора-бара, аларның икесен бер бөтен итеп бәйләде. Хәлим белән Гөлдараны бала тудыру йортыннан үз бүлмәсенә алып кайтты Рәйхан. Менә шуннан бирле алар гел бергә. Йә, шуннан соң да кем аларны бер-берсенә чит-ят диеп әйтә алсын?!

Хәер, әйттеләр. Гөлдаралар авылына беренче мәртәбә кайткач, Хәлимгә бәреп әйттеләр. Ике яше  тулмаган сабыйның: “Әти! Әти!”– дип, Рәйхан каршына йөгерүен күргәч, “Нишләп әтиең булсын! Әтиең түгел бит ул синең!” – диде, авылдан яманаты чыгып киткән Гөлдараның сөлек кебек егеткә кияүгә чыгуына теле “кычыткан” күрше апасы.

…Бала баскан җирендә аптырап басып калды. Көтмәгәндә китереп бәргән яшеннән айныгандай, Рәйхан улына каршы ашыкты:
– Нишләп әтисе булмасын? Әтисе мин аның, әтисе! Кил әле монда, улым! –дип, Хәлимне үзенең киң кочагына алды, яратып югары чөйде. Башкача бу авылда беркем дә аңа: “Синеке түгел!” – дигән сүзне кычкырып әйтергә базмады…

Әтисенең энекәше серне чишкәннән соң да Хәлимнең әтисенә карашы үзгәрмәде. Уйлы малай әтисе белән икесе арасында охшашлыклар, аерымлыклар эзли торган булып китте. Кечкенә генә охшашлык тапса да, сөенә иде. Тик серне энекәшенә чишәргә ашыкмады. Вакыты җиткәч, әни үзе сөйләр дип көтте…

Гөлдара улының көннән-көн зуррак үсүен, серне башкача яшереп булмавын аңлый: тик улына ничек әйтергә дип баш вата, улының үзенә булган мөнәсәбәте үзгәрүдән курка. “Әгәр аңламаса”…

Тик кулың белән эшләгәнне иңең белән күтәрергә туры килә шул. Хәлим инде җиткән егет, авылга кайткач, аны элекке кебек өйдә генә тотып булмаячак, ә усал телле гайбәтчеләр аңа бу серне ни дәрәҗәдә чишә бит әле? Хәлим белән икесе генә калгач, ул тәвәккәлләп:
– Улым, минем сиңа зур бер сер әйтәсем бар, – диде һәм акрын гына, ни булса, шул булыр дигәндәй:
– Рәйхан синең үз әтиең түгел, – дип ашыгып әйтеп куйды. Һәм  бу хәбәр улына ничек тәэсир итәр икән дип куркып туктап калды.
– Мин беләм, – диде Хәлиме тыныч кына. Әнисенең үткәне турындагы, үзенең чын әтисе кем булуы турындагы хикәятне тыңлаганнан соң ул инде күптән йөрәге белән әзерләп куйган җавабын кистереп әйтте:
– Әни, ишетәсеңме, минем бер генә әтием бар. Чын әтием. Мине үстергән Рәйхан әтием ул. Башка беркем турында белергә дә, ишетергә дә теләмим…

…Улы Хәлимнең серне күптән белүеннән хәбәре булмаган  Рәйхан туй алдыннан авыл урамына таралган гайбәттән шактый бетереште. Улым гына түгел, булачак килен гаиләсе дә бар бит әле, дип өзгәләнде ул. Тик яшьләр инде бу хакта алдан ук ачыктан-ачык сөйләшкән булып чыкты. “Минем улым бит ул!” – дип горурланды, бу турыда белгәч, Рәйхан. Улының көчле холыклы булуына, яшь кенә булса да, тормышның көтелмәгән борылышларында тәртә сындырмавына, салкын акыл белән эш итә белүенә чын күңелдән сокланып:
– Рәйхан малае бит ул! – диде.

Гөлсинә Хәбибуллина

Тэглар Гөлсинә Хәбибуллинахикәяязмыш
ShareTweetShare

Фикерләр 1

  1. Аноним says:

    😥😥😥Жылаттыгыз.

    Ответить

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!